Главная » 2016 » Апрель » 13 » “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе
08:05
“Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе

 

12нче апрель көнне Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне премияләр белән бүләкләү тантанасы узды.

   Бәйгедә 3000гә якын  яшь язучы көч сынашты. Алар арасында шигырьләр, проза һәм драма өлкәсендә әсәрләр иҗат итүчеләр бар иде. Бәйгене оештыручылар булып ТР мәгариф һәм фән министырлыгы, ТР язучылар берлеге, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты торды. 1 нче турда 300гә якын укучы җиңеп чыкты.  Алар барысы да зона этапларында чыгыш ясады. Әлеге укучылар йомгаклау кичәсенә чакырылды, аларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр бирелде, әсәрләре әдәби альманахка кертелде, бәйге лауреаты булган һәм призлы урыннар алган укучыларга  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм премияләр тапшырылды.   Әлеге бәйгедә безнең районнан 200 укучы катнашты, 10 укучы йомгаклау кичәсенә чакырылды.   “Яшь шагыйрьләр” номинациясендә:  Шекше төп  мәктәбеннән Минһаҗева Алзирә, Саба гимназиясеннән Шәрифуллина Гүзәл һәм Юлбат төп мәктәбеннән Каюмова Ясминә.“Яшь прозаиклар” номинациясендә:   Түбән Шытсу  төп мәктәбеннән Әхтәмҗанова Алинә һәм Габдрәкыйпова Камилә, Завод-Нырты урта мәктәбеннән Вәлиева Гөлгенә, Тимершык урта мәктәбеннән Хаҗиева Айлия һәм Явлаштау урта мәктәбеннән Галиева Гөлинә.  Каюмова Ясминә, Хаҗиева Айлия һәм Әхтәмҗанова Алинәләр лауреат исеменә лаек булдылар.

 

Просмотров: 508 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]