Главная » 2017 » Апрель » 3 » Илһам” яшь язучылар бәйгесенең зона этабы
18:33
Илһам” яшь язучылар бәйгесенең зона этабы

Бүген, 3апрель көнне, Саба районы мәктәпләреннән 16 укучы Арча педагогия көллиятендә  республикакүләм “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең зона этабында катнашты. Бәйгегә 3007эш кабул ителгән, шулар арасыннан 300 укучының эше сайлап алынып, зоналарда чыгыш ясау хокукына ия булган. Укучыларыбыз мәртәбәле жюри алдында 4 номинация (поэзия, проза, драма әсәрләре һәм журналистика) буенча иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Жюри рәисе Рифә Рахман бу зонада катнашучы укучыларның аеруча сәләтле булуын билгеләп үтте.  Йомгаклау тантанасы 20-25 апрель көннәрендә Казанда узачак. Укучыларга, аларның остазларына алга таба да уңышлар юлдаш булсын.

Просмотров: 408 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]