Главная » 2014 » Октябрь » 31 » Информатика һәм МКТ укытучыларының район семинары
16:25
Информатика һәм МКТ укытучыларының район семинары

   

Бүген, 31 октябрь көнне, информатика һәм МКТ фәненнән чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү буенча ресурс үзәк булып торучы Саба гимназиясе базасында семинар үтте. Семинар кысаларында район методик берләшмәсе җитәкчесе, Саба гимназиясенең югары квалификацион категорияле информатика һәм МКТ укытучысы Җиһангәрәева Р.Н. укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча методик рекомендацияләр бирде, үзгәрешләр белән таныштырды, укучыларда биремнәр эшләгәндә барлыкка килүче авырлыкларны анализлады. Эзмә һәм Сатыш урта мәктәпләренең югары квалификацион категорияле информатика һәм МКТ укытучылары Галиева Г.М., Рахимов Р.М. бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен башкару буенча практикум үткәрделәр. Мәгариф идарәсе методисты Дәүләтшина Г.Ф. алда торган бурычларга тукталды.

Просмотров: 426 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]