Главная » 2013 » Июнь » 25 » Иске Икшермә авылында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере "Кояшкай"да “Кадет” сменасы үз эшен тәмамлады
14:23
Иске Икшермә авылында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере "Кояшкай"да “Кадет” сменасы үз эшен тәмамлады

23 июнь көнне Иске Икшермә авылында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере "Кояшкай"да "Кадет” сменасы үз эшен тәмамлады. Быелгы җәйдә дә анда районыбызның кадет интернат - мәктәбеннән 60 кадет ял итте. Алар белән хәрби юнәлештә чаралар, ярышлар, өйрәнүләр оештырылды. Төрле урыннарга экскурсиягә бардылар: Свияжск музей-тыюлыгы, Болгар Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, "Нарат” боз сарае, бассейн, Яңа Кырлайда урнашкан Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы.
23 июнь көнне лагерьны ябу тантанасы булды. Тантананы мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы кадетларга теләк – тәкъдимнәрен җиткереп ачып җибәрде. Бәйрәмдә шулай ук "Кояшкай” лагере җитәкчесе Петров Александр Владимирович, Саба кадет – интернат мәктәбе директоры Гайнуллин Илнар Шамилевич, район балалар иҗат үзәге директоры Шафикова Гөлнар Ильдаровна, әти – әниләр дә катнашты. Кадетлар һәм Гайнуллина Дилбәр Шамилевна җитәкчелегендәге әйдаманнар әзерләгән җыр – биюләр белән тантана тагын да ямьләнде. Киләсе уку елына кадәр кадетлар "Кояшкай” белән саубуллаштылар.
Просмотров: 456 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]