Главная » 2019 » Май » 24 » "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына нәтиҗәләр ясалды
17:20
"IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына нәтиҗәләр ясалды

     

23 майда укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр дип республиканың төрле районнарыннан өч укучы игълан ителде һәм аларның берсе – Тимершык урта мәктәбе укучысы Рахматуллина Әминә Вильнуровна. Шулай ук конкурс барышында иң күп балл туплаган укучылар арасында Тимершык мәктәбеннән Аухадиева Нәзилә, Саба гимназиясеннән Солтанов Ильмаз да бар.

Яңа “Тату класс” номинациясендә түбәндәге сыйныф җитәкчеләре дә бүләкләнде: Тимершык урта мәктәбеннән Гарифуллина Марсилә Миннахметовна, Саба гимназиясеннән Билалова Айгөл Әнваровна һәм Галимова Эльвира Ильгамовна, Килдебәк урта мәктәбеннән  Нурмухаметова Гөлшат Мөдәрисовна, Лесхоз урта мәктәбеннән Идрисова Флёра Мансуровна.

 

Просмотров: 333 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]