Главная » 2011 » Ноябрь » 28 » Яшь сыйныф җитәкчеләренең район семинары
15:06
Яшь сыйныф җитәкчеләренең район семинары
      25 нче ноябрь көнне Сабабаш төп мәктәбендә яшь сыйныф җитәкчеләренең район семинары үтте. Беренче көн тәртибе буенча 2 нче сыйныфта үткәрелгән "Яктылык – кояш янында, яхшылык- әни янында” (сыйныф җитәкчесе - Хөсәенова Г.Г.), 7 нче сыйныфта "Дөньядагы бар изгелек әниләрдә!” (сыйныф җитәкчесе - Исмәгыйлова Р.Р.) дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре каралды, мәктәп күләмендә "Җырлыйк әле” бәйгесе үткәрелде. (оештыручы Хасбиева М.Ф.). Бәйгедә 3 команда: укучылар, әниләр, килгән кунаклар көч сынашты. "Җырлыйм әнием турында” дигән сыйныфтан тыш чара нык әзерлек белән үткәрелде. Бәйге мәктәпнең бию түгәрәгенә (җитәкчесе Зиннатуллина Д.Р.) йөрүче балаларның төрле милләт биюләрен башкарулары белән аралаштырылып алып барылды.
      Семинар, "Әниләр көне” уңаеннан, әниләр темасына багышланды. Сыйныф сәгатьләрендә һәр сыйныфтан тыш чараларда информацион-мәгълүмати технологияләр кулланылды. 1 нче көн тәртибе буенча сыйныф сәгатьләренә җентекле анализ ясалды. Мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәбибуллина Л.Р. "Сабабаш мәктәбендә класс җитәкчелегенең эшчәнлеге” дигән темага чыгышы тыңланды.
         Икенче көн тәртибе буенча сүз сыйныф җитәкчеләренең район методик берләшмә җитәкчесе Нәҗипова Х.С.га бирелде. Ул "Укучы шәхесен формалаштыруда сыйныф сәгатләре һәм сыйныфтан тыш чараларның кыйммәте” дигән темага чыгыш ясады. Сыйныф сәгатьләре, тематик һәм тәрбияви чаралар дәресне дәвам итәләр, шәхес формалаштыруда әһәмиятле роль уйный. Балалар, аларның ата-аналары, әби-бабайлары белән ныклы хезмәттәшлек булдыру кирәклеге әйтелде. Семинар эшен мәгълүмати-методик үзәк методисты Хәсәнова А.Ә. йомгаклады. Хәсәнова А.Ә. үткәрелгән сыйныф сәгатьләрен, чараларның нәтиҗәле үтүен белдерде. Семинар эшендә мәктәп директоры Харис Шәрифулловичның катнашуын уңай яктан бәяләде.
Просмотров: 1068 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]