Главная » 2017 » Март » 17 » Язгы каникул башлана, алда хәлиткеч дүртенче чирек көтә
16:22
Язгы каникул башлана, алда хәлиткеч дүртенче чирек көтә

 Мәктәпләрдә иң озын, иң ялыктыргыч  өченче чиректән соң  язгы  каникул җитте.

Такта янында физика  кануннарына, биология һәм башка катлаулы фәннәрнең серләренә төшендерүче укытучыны   тыңларга  тырышып утырган  укучыларны март кояшы  күптән инде урамга  чакыра. Табигатьнең  кышкы йокыдан уянуын күрәсе, гөрләвекләр җырын тыңлыйсы килә. Ярый әле, тиздән мондый мөмкинлек  булачак. Укучылар 9 көн – 28 мартка кадәр ял итәчәк. 29 марттан дүртенче чиреккә старт бирелә.

Ләкин шуны да истән чыгармасак иде:  яз ул матур гына түгел, шактый мәкерле дә. Яхшы киенеп йөрмәсәң, салкын тидерүеңне көт тә тор. Яр буйлары да уйнар өчен куркыныч урын. Машиналар мыжлап торган шәһәр урамнарында да аеруча сак булырга кирәк. Ләкин урамда куркыныч дип, көне-төне компьютер экраны каршында гына утыру да  эш түгел. Каникул ул арган башларны, тәннәрне ял иттерү, көч җыю өчен  бирелә. Хәркәттә – бәрәкәт.  Чөнки алда БДИ һәм  ДИАлары белән хәлиткеч  дүртенче чирек көтә.

 

Тулырак сылтама аша

Просмотров: 445 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]