Главная » 2016 » Апрель » 26 » Язлар белән күңелләргә Тукай кайта...
22:49
Язлар белән күңелләргә Тукай кайта...

 Татар милләтенең бөек шагыйре Г.Тукай мирасы еллар узган саен халык күңеленә тирәнрәк юл яра бара. 26 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең "Вокал студиясе"ндә дә шагыйрьнең  130 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Берләшмә җитәкчесе Фәрит Аубакиров укучыларны Тукай иҗаты белән якыннан таныштырганнан соң сүз укучыларның үзләренә бирелде. Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар, гармун, курай моңы укучыларны сихри моң дөньясына алып кереп китте. Укучыларның викторина сорауларына да төгәл җавап бирүләре аларның шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен тагын бер кат исбатлады. 

 

Просмотров: 424 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]