Главная » 2017 » Февраль » 3 » "Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире белән бик кызыклы очрашу үтте
15:50
"Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире белән бик кызыклы очрашу үтте

 2 нче февраль көнне МБГУ “ТР Саба муниципаль районы Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә  «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Якуп улы Сабирҗанов,  журналның иң актив авторлары – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында эшләгән, татар хатын-кызлары хакында бик күп китаплар авторы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова һәм техник фәннәр кандидаты, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, шагыйрь Ринат Гали улы Нуруллиннар белән  бик кызыклы очрашу үтте.

Укучылар Тәэминә Әхмәт кызының иҗаты, татар мәгарифе тарихы, мәдрәсәләр ачкан күренекле татар  уллары һәм кызлары турындагы мәгълүматларны кызыксынып тыңладылар. Ринат Нуруллинның яшь уйлап табучылар турындагы бәйгеләр  хакында  сөйләве, табышмак – шигырьләре укучылар күңеленә хуш килде. Бүлек мөхәррире  Таһир Якуп улы “Мәгариф” журналы, кушымталары, үзләрендә үткәрелүче бәйгеләр белән таныштырды. Журнал белән укытучылар гына түгел, укучылар да кызыксынды.

Интернет, компьютер бөтен тормышыбызны биләп алган заманда тере шагыйрьләр, фән кандидатлары, журнал мөхәррирләре белән очрашу укучылар һәм укытучылар коллективы өчен  могҗизага тиң булды. Мондый очрашулар ешрак  булсын  иде  дигән теләктә калабыз.

Просмотров: 453 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]