Главная » 2017 » Март » 4 » Юлбат төп мәктәбендә 20нче февральдән 3нче март көннәре аралыгында инглиз теле атналыгы булып узды.
11:35
Юлбат төп мәктәбендә 20нче февральдән 3нче март көннәре аралыгында инглиз теле атналыгы булып узды.

 

Юлбат төп мәктәбендә 20нче февральдән 3нче март көннәре аралыгында инглиз теле атналыгы булып узды. Атналык бик эшлекле һәм мавыктыргыч булды. Укучыларда инглиз телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан инглиз теле укытучылары Мазитова Р.Г. һәм  Шафигуллина  Э.Ф.лар һәр сыйныфта төрле чаралар үткәрделәр.

Башлангыч сыйныф укучылары арасында  КВН, 5 нче сыйныфта “Могҗизалар кыры” уены, 6нчы сыйныфта  КВН,7нче сыйныфта  “Лондонга сәяхәт”  уен-викторина, 8-9нчы сыйныфларда “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уеннарында укучылар бик актив катнаштылар. Шулай ук 23нче февраль  көне  уңаеннан  5-9 сыйныф кызлары  егетләрне котлап  бәйрәм открыткалары яздылар. Мультфильм  геройларын чагылдырган рәсем конкурсында да укучылар бик теләп катнаштылар.

Просмотров: 450 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]