11:25 Көллият спортчылары 200 меңлек сертификатка лаек булдылар | |
2014 елда тәүге тапкыр Мәгариф министрлыгы тарафыннан башлангычһәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында 1 студентлар Спартакиадасы Саба аграр көллияте командасы өчен аеруча уңышлы башланды.3 - 5 апрель көннәрендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында үткәрелгән “Милли көрәш” буенча ярышта алар 2 урын яулап, 100 меңлек сертификатка лаек булган иде. 12 апрель көнне ярышның 2 турында алар тагын да уңышлы чыгыш ясады. Ул көнне Буа ветеринар техникум базасында йөзү, бадминтон һәм җиңел атлетика буенча ярышлар үтте. Әлеге ярышлар көллиятнең спорт сөюче егет кызлары йөзү буенча 3 урын, бадминтон буенча 1 урын, җиңел атлетика буенча 5 урын алып, гомуми команда зачетында 1 урын яуладылар. Җиңүчеләргә диплом, медальләр һәм Аграр көллияткә 200 мең сум күләмендә спорт җиһазларына сертификат тапшырылды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |