Главная » 2012 » Сентябрь » 16 » Көзге кросс
19:59
Көзге кросс
Районыбыз мәктәпләрендә уку эшчәнлеге белән бергә спорт ярышлары актив рәвештә башланып китте. 15 нче сентябрь көнне Байлар Сабасының "Олимп” стадионында 5-11нче сыйныф укучылары арасында "Көзге кросс” үткәрелде. Ярышны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шарафиев Т.Г. катнашты. Кросста барлыгы 23 мәктәптән 338 укучы 200-1000 м араларга йөгереп үз көчләрен сынадылар. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: 5-6 нчы сыйныфлар: 1 – Аскарова Энҗе (Саба гимназиясе) 2 - Саляхиева Адилә (Корсабаш) 3 – Габдуллина Алия (Саба кадет интернат мәктәбе) 1 – Сабиров Радис (Шәмәрдән) 2 – Сафиуллин Ранис (Эзмә) 3 – Искандиров Радик (Сатыш) 7-9 нче сыйныфлар: 1 – Хабибрахманова Азалия (Саба гимназиясе) 2 – Набиуллина Разина (Сабабаш) 3 – Губаева Руфина (Кибәче) 1 – Гатауллин Илнур (Шәмәрдән) 2 – Зиганшин Илшат (Икшермә) 3 – Фазылов Айтуган (Мичан) 10-11нче сыйныфлар: 1 – Фаләхова Диләра (Саба гимназиясе) 2 – Закирова Лилия (Икшермә) 3 – Галямутдинова Язилә (Шәмәрдән) 1 – Юсупов Адель (Саба гимназиясе) 2 – Галимов Рәнис (Шекше) 3 – Абдуллин Булат (Эзмә) Гомум команда нәтиҗәләре буенча Саба гимназиясе беренче, Шәмәрдән лицее икенче, Кибәче урта мәктәбе өченче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Күчмә кубок Саба гимназиясенә бирелде.
Просмотров: 599 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]