Главная » 2016 » Сентябрь » 27 » “Көзге кросс”
12:35
“Көзге кросс”

   

24 сентябрь көнне Байлар Сабасының “Олимп” стадионында укучылар арасында “Көзге кросс” ярышы булып узды. Укучылар яшь буенча группаларга бүленеп 200м алып 1000м га кадәр дистанциягә йөгерде. Гомумкоманда зачетында урта мәктәпләр арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты беренче, Саба гимназиясе - икенче, Икшермә кадет интернат-мәктәбе өченче урынга лаек булдылар. Төп мәктәпләр арасында беренче урында Шекше мәктәбе, икенче урында – Сабабаш мәктәбе, өченче урынга Юлбат мәктәбе лаек булды. Ярышны ябу тантанасында “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” директоры Ахметвалиева А.Р. җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырды. Күчмә кубоклар Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты һәм Шекше төп мәктәбенә тапшырылды. Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз!

Просмотров: 513 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]