Главная » 2012 » Февраль » 3 » Каюм Насыйри исемендәге X төбәкара фәнни-гамәли укулары
09:26
Каюм Насыйри исемендәге X төбәкара фәнни-гамәли укулары
2012 елның 6 январенда Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Яшел Үзән мәгариф идарәсе укучыларның Каюм Насыйри исемендәге X төбәкара фәнни-гамәли укуларын үткәрде. Әлеге чарада Юлбат урта мәктәбе укучысы Кәримова Гүзәл(укытучысы Галимуллина Д.Г.), Түбән Шытсу урта мәктәбеннән Якупова Айзирә (укытучысы Мусина Җ.Х.), Нургалиева Рания (укытучысы Гәптерәкыйпова Д.Ә.), Хәбибуллина Айсинә (укытучысы Нүриәхмәтова Д.Р.) катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Грамота һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Саба районы укучыларының һәм фәнни җитәкчеләренең хезмәтенә югары бәя бирелде.
Просмотров: 1209 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]