Главная » 2012 » Январь » 10 » КЭС-Баскетбол
14:57
КЭС-Баскетбол
     8-9 гыйнвар көннәрендә Килдебәк урта мәктәбендә укучылар арасында баскетбол чемпионатының зона ярышлары узды. Ярышта Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба ,Теләче районнарыннан килгән командалар көч сынаштылар. Ике көнгә сузылган киеренке уеннардан соң җиңүчеләр дә билгеләнде. Беренчелекне Балтач районы егетләре һәм кызлары яулады,икенче урынга Кукмара, өченчегә Арча район командалары лаек булды.Җинүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәракович ,мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Илфат Фоатович һәм Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән белгеч Соркина Жанна Ваисовна кубок һәм медальләр белән бүләкләделәр.Беренче урын алучыларга баскетбол формалары да бирелде.
Просмотров: 542 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]