Главная » 2020 » Октябрь » 5 » Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле мөгаллимнәр! Мәгариф хезмәткәрләре! Ветеран укытучылар!
13:20
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле мөгаллимнәр! Мәгариф хезмәткәрләре! Ветеран укытучылар!

       Сезне һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

       Укытучы! Җирдә яшәүче һәркем бу исемне гомере буе күңел түрендә йөртә. Чөнки ул безнең һәрберебезне хәреф танырга, язарга өйрәтә, тирән белем биреп зур тормыш юлына озата. Үзенең һәр укучысын үз баласы кебек якын күреп, аларның уңышларына сөенеп яши. Хезмәтегездән канәгатлек хисе кичереп, тагын бик күп таңнар каршыларга насыйп булсын. Тормышыгызның һәр бите иҗади эзләнүләр, хезмәт җиңүләре белән бизәлсен!

Укытучы! Алтыннардан коеп

Салган һәйкәл генә аз сиңа.

Кешелеккә илткән изгелегең

Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!

Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа!!!

Ихтирам белән:

Саба районы Мәгариф идарәсе коллективы

Просмотров: 216 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]