Главная »
2015 »
Январь »
28 » Халыкара «Тамчы-шоу” бәйгесендә 1 урын яуладык.
11:13 Халыкара «Тамчы-шоу” бәйгесендә 1 урын яуладык. |
26 гыйнвар көнне Сәләтле балалар мәктәбенең укучылары - Багманов Тимур, Фатхутдинова Зилә һәм Кабиров Булат (җитәкче Димөхәммәтова А.Ш.) “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә үтүче Халыкара “Тамчы-шоу” фәнни - интеллектуаль бәйгесендә катнашу хокукына ия булдылар. Мәктәбебезнең данын яклап, укучыларыбыз “Ялкын” исеме астында чыгыш ясадылар. Укучыларыбызның каршы командасы булып, Азнакай районының 4 Лицееннан «Азнакай тамчылары» командасы килгән иде. Ярышта 2 команда да үзләрен белемле һәм тырыш итеп күрсәтте. Күп сынаулар аша үтеп, 2 команда да 31 очко җыеп 1нче урынга лаеклы дип табылды. Уен ахырында һәр командага да диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. |
Просмотров: 523 |
Добавил: Rustem
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]