Главная » 2015 » Март » 27 » Хокук бозуларны кисәтүче отрядлар арасында бәйге – 2015.
16:17
Хокук бозуларны кисәтүче отрядлар арасында бәйге – 2015.

2015нче елның март аенда район мәгариф учреждениеләрендә хокук бозуларны кисәтүче отрядлар арасында республика бәйгесенең район этабы узды. Бәйгенең төп бурычы – мәгариф учреждениеләрендә кисәтү эшен оештыру нәтиҗәлелеген билгеләү. Бәйгедә 18 отряд катнашып,  тапшырылган эшләрендә – аналитик белешмә, фотография, презентацияләрдә отрядлар үзләренең төп юнәлешләрен билгеләгәннәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча Килдебәк , И.С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта, К.С. Байкиев исемендәге Кадет-интернат мәктәпләренең эшләре уңышлы дип табылды. Әлеге мәктәп отрядларының эшләре бәйгенең республика этабына җибәреләчәк.

Просмотров: 517 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]