Главная » 2017 » Май » 18 » Киләчәккә юл сайлаганда
18:27
Киләчәккә юл сайлаганда

 

Без зур таләпләр куя торган, үзгәрүчән, тиз яраклашуны сораган җәмгыятьтә яшибез. Замана, җәмгыять дә бала алдына зур бурычлар куя. Мәктәпкә килгәндә бала хәрефләр белән таныш, дөньяны күзалларга әзер булырга, ә инде төп мәктәпне тәмамлаганда, ул дөрес һөнәри юнәлеш алып чыгарга тиеш. Ләкин тормыш тәҗрибәсе булмаган яшүсмергә тормышта дөрес юл сайлавы бик авыр.

     Без авыл җирендә яшибез. Ә авыл – илне туйдыручы, кешелекне алга алып баручы авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле өлкә. Авыл яшәсен өчен, балаларда авылга мәхәббәт тәрбияләү максаты белән терлекчелек, игенчелек тармаклары белән бәйле булган зоотехник, игенче, сыер савучы, ветеринар, тракторчы, шофер кебек һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз. Әхлак тәрбиясенең төп нигезе шуннан башлана. Чөнки кемдер авыл хуҗалыгын да күтәрергә: икмәк, сөт, ит, бәрәңге дә җитештергә тиеш бит.

    Соңгы елларда чыгарылыш укучыларының барысы да  югары уку йортларына керергә омтыла. Укып бетергәч, аларның яртысы диярлек үзе сайлаган һөнәр буенча китми: я эш тапмый, я бу һөнәр инде аңа ошамый башлаган булып чыга һәм ул бу юнәлештә эшләргә бөтенләй дә кирәк тапмый. Баксаң, алар бу һөнәрне әти-әнисенең кушуы буенча киткән булып чыга.

    Укучыларга туган төбәгендә ихтыяҗы аеруча зур булган һөнәр ияләре турында чын мәгълүматлар җитенкерәми.Буукучыларның уку йортларын  төптән уйламыйча гына сайлауларына китерә.

   Шуларны истә тотып, гимназиябездә  профориентация тәрбиясе системалы рәвештә укучының яшь үзенчәлекләрен исәпкә тотып алып барыла: төрле һөнәр ияләре белән очрашулар, коллектив белән эш урыннарына экскурсияләр оештырыла, һөнәрләр турында иҗади проектлар төзелә, тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелә.

    Шул уңайдан Саба гимназиясендә  10  сыйныф укучылары  өчен "Мөхәммәтшин З.З" крестьян(фермер) хуҗалыгы рәисе Мөхәммәтшин З.З. белән очрашу үткәрелде. Җитәкче хуҗалыкны оештыру тарихы,аның эшчәнлеге, уңышлары белән таныштырды,укучыларның сорауларына җавап бирде. Бу очрашу укучыларда зур кызыксыну уятты һәм аларда бу хуҗалыкны үз күзләре белән күрәсе килү теләге тудырды. Һәм менә без әлеге хуҗалыкта кунакта. 10 нчы а сыйныфының 23 укучысы Икшермә авылына юл алды.Безне биредә ачык йөз белән каршы алдылар һәм тулысынча автоматлаштырылган ферманың эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Просмотров: 445 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]