Главная »
2013 »
Июнь »
6 » «Кояшкай» лагереның ачылу тантанасы
16:41 «Кояшкай» лагереның ачылу тантанасы |
1 июньнән балалар сәламәтләндерү лагере "Кояшкай" ("Солнышко") үзенең эшен башлады. Быелгы җәйдә I сменада кадет интернат - мәктәбеннән 60 кадет ял итү беренче үзенчәлек булса, икенче үзенчәлек: "Кояшкай”- Иске Икшермә авылына күчте. Алар белән хәрби юнәлештә чаралар, ярышлар, өйрәнүләр оештырыла. 5 июнь көнне лагерьны ачу тантанасы булды. Тантананы район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов кадетларга теләк – тәкъдимнәрен җиткереп ачып җибәрде. Бәйрәмдә әти – әниләр, шулай ук башка җитәкчеләр дә катнашты. "Кояшкай” лагеренда күңелне җилкендереп флаг җилфердәде. Отрядлар рапорт биреп, әзерлекләрен бәян иттеләр, тантананы кадетлар һәм Петров Александр Владимирович җитәкчелегендәге әйдаманнар әзерләгән җыр – биюләр ямьләндерде. |
Просмотров: 553 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]