Главная » 2013 » Июль » 15 » «Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында I көн
19:52
«Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында I көн

15 июльдән "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда «Техник иҗат» сменасы үзенең эшен башлады. Әлеге сменада техник иҗат сөючеләр ял итә. Балалар техник иҗатын үстерү, эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен, һөнәри юнәлеш бирү сыйфатын арттыру – әлеге сменаның максаты. XXI гасырны яңа идеяләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Уйлап табучылар һәм рационализаторлар – киләчәгебезне төзергә ярдәм итүче, алгарышның яңа офыкларын ачучы кешеләр алар.
«Кояшкай» лагерена техник иҗатның башлангыч серләренә төшендерүче белгечләр Казан һәм Мәскәү шәһәрләреннән чакырылды. Балалар авиамоделизм, робот техникасы, ЧПУ станоклары, программалаштыру, макетлар ясау, кино төшерү һәм хәтта өстәл бизәү серләренә дә төшенәчәк.
Беренче көнне әйдаманнар 60 баланы бик күңелле рухта каршы алдылар, план буенча танышу, отрядларга бүленү, техник иҗат буенча кереш дәресләр тыңлау үтә.
Просмотров: 476 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]