Главная » 2013 » Июль » 17 » «Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында II көн
09:47
«Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында II көн

16 июль көнне "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда «Техник иҗат» сменасының икенче көне бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Балалар Иске Икшермә авылында эшләп килүче роботлаштырылган терлекчелек комплексына экскурсиягә бардылар. Роботлар ярдәмендә эшләүче механизмнар әлеге юнәлештә башлангыч белемне аңлау өчен файдалы булды. Аннары Казаннан килгән белгечләр балаларны төрле юнәлештә семинарлар үткәрү өчен 4 төркем: «кулинария», «робот техникасы», «кино», «автоматизация»гә бүлделәр. Рифкать Фахретдинов җитәкчелегендәге белгечләр һәр төр буенча иҗат серләре белән таныштырып дәресләр үткәрделәр. Автоматизация буенча Евгений һәм Александр Никоновлар, робот техникасы буенча – Руслан Фахретдинов, кулинария буенча – Нурия Ханиева, кино буенча – Батыр Баишев һәм Александр Долбин үткәргән бу семинарлар зур кызыксыну уятты.
Иртәгә «Кояшкай»га Мәскәүдән белгечләр килү көтелә. Шулай ук лагерь ачылу тантанасы да уздырылачак.
Просмотров: 523 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]