Главная » 2013 » Июль » 18 » «Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында IV көн
21:18
«Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында IV көн

Лагерьның дүртенче көне дә файдалы һәм мавыктыргыч булды. Көндәлек шөгыльләр үз вакытында үтте. Балалар алган белемнәрен тагын да камилләштерделәр.
 
Кино төркеменә йөрүчеләр бүген үзләренең эш нәтиҗәләре белән таныштылар. Кичә төшергән фотографияләр белән генә танышып калмыйча, җитәкчеләре тарафыннан яңа киңәшләр алдылар. Шулай ук видеокамера белән дә эшләү дәвам итте.
Мастер-кондитер Нурия Галимовна өстәлгә савыт-сабаларны зәвыклы һәм дөрес итеп урнаштыру белән таныштырды. Барлык үткәрелгән эшләр арасыннан тәлинкәгә сыр урнаштыру бик мавыктыргыч булды. Балалар белмәгән бик күп төрле сырлар барлыгы ачыкланды.
Көннән-көн укучылар робот техникасы буенча белемнәрен баеталар. Мәскәүдән килгән белгечләр үз белемнәре белән уртаклаштылар.
Шөгыльләрдән тыш көн экскурцияләргә бай булды. Лесхоз боз сараена һәм урман селекцион-орлыкландыру үзәгенә бару яхшы тәэсирләр калдырды. Кичке чара буларак, "Кино” юнәлешен алып баручы Казан белгечләре төшергән, шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган "Тукай” дип исемләнгән нәфис фильм карау оештырылды.
Просмотров: 458 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]