Главная » 2017 » Март » 17 » Кошлар кайта җылы яклардан
18:38
Кошлар кайта җылы яклардан

  

Буген,  безнең 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында гадәти булмаган бәйрәм булып узды.  Без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәргә җыелдык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар. Аларга бик күп километрлы юл үтергә туры килде. Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак. Бәйрәм кошларга багышланган төрле уеннар белән барды. Мәсәлән: 1.«Йорт һәм кыргый кошлар» 2. Табышмаклар бәйгесе. 3. Бармак уеннары. 4. «Кайсы ничек җырлый?» кебек уеннар балаларга бик хуш килде. Кошлар – безнең дуслар. Аларны рәнҗетергә ярамый. Аларны сакларга кирәк. Кыш көне без аларга булышабыз, җим сибәбез. Кошлар да безгә ярдәм итә: зарарлы кортларны чүплиләр. Шуңа да без- кешеләрдән зур ярдәм ул кошларның җылы яклардан кайтышларына оялар булдыру, җимлекләр ясау. Атна дәвамында балалар әтиләре белән ясаган сыерчык ояларын алып килделәр. Узган ел безнең бакча 12 сыерчык оясын куйган иде, алар берсе дә буш тормады, бакчабыз сыерчыклар җырлавына күмелде. Бүгенге чарада да без сыерчык ояларын ясаучыларны һәм рәсем бәйгесендә катнашкан балаларны тәбрикләдек.

Просмотров: 587 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]