Главная » 2010 » Октябрь » 15 » Котлыйбыз!
10:28
Котлыйбыз!
15 октябрьдә Явлаштау урта мәктәбенең география һәм җәмгыять белеме укытучысы Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәмәтхан кызы үзенең матур юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Нуркыя Мөхәмәтхановна!
Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек – саулык, туганнарыгыз, дусларыгыз янәшәсендә бәхетле тормыш телибез. Туачак таңнарыгыз якты, матур, бары тик шатлык – куанычлы, бәхетле булсын.
Котлы булсын бәйрәм көнегез,
Шатлык чәчсен һәрчак йөзегез.
Кайгы, хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен Сезнең һәрбер көнегез.
Тирән ихтирам белән мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати – методик үзәк коллективы
Просмотров: 461 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 БулатШакир  
0
Нуркыя Мөхәммәтхан кызын 50 яшьлек юбилее белән Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучылары исеменнән мин дә чын күңелдән тәбрик итәм. Без аңа тормышында, эшендә зурдан-зур уңышлар телибез!!! Һәрвакыт шулай шат күңелле, мөлаем, туры сүзле булып кал.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]