Главная » 2014 » Август » 12 » Кызыл Мишә балалар бакчасы яңа бинага күчте
08:14
Кызыл Мишә балалар бакчасы яңа бинага күчте

   

11 август көнне Кызыл Мишә авылында балалар бакчасының яңа  бинага  күчү тантанасы булды.  Балалар бакчасы 22 урынга исәпләнгән, анда 8 малай һәм 11 кыз тәрбияләнә. Тантанага Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов, башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гасимов, мәгариф   идарәсе начальнигы И.Ф.Шакиров һәм башка бик күп кунаклар килгән иде.  Объектны төзүче шәхси эшмәкәр А.И. Таипов  ачкыч тапшырганнан соң,  бакча мөдире Л.И. Тагирова яңа бинаны  бакчаның 35 еллык юбилеена   зур бүләк итеп кабул итүләрен искәртеп рәхмәт сүзләре җиткерде. Бәйрәм тантанасы балаларның чыгышы белән дәвам итте.

Просмотров: 659 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]