Главная » 2015 » Январь » 9 » Мәгариф хезмәткәрләренең баскетбол ярышы
16:39 Мәгариф хезмәткәрләренең баскетбол ярышы | |
8 нче гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренен баскетбол ярышы булып үтте. Финалда үз зоналарында 1-2 нче урын алган 8 команда катнашты. Ярышны Кыш бабай белән кар кызы үзенең матур җырлары белән башлап җибәрделәр. Командалар матур һәм күңелле уеннар күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урын- К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе 2 нче урын- Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты 3 нче урын- Саба гимназиясе 4 нче урын- Тимершык урта мәктәбе Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф. грамота, акчалата бүләк һәм баскетбол туплары тапшырды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |