Главная » 2016 » Сентябрь » 22 » Мәгариф хезмәткәрләренен җәйге Спартакиадасы
21:53
Мәгариф хезмәткәрләренен җәйге Спартакиадасы

   

22 сентябрь көнне Байлар Сабасынында мәгариф хезмәткәрләренен җәйге Спартакиадасы булып үтте.  Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр төрле спорт уеннарында үз көчләрен сынадылар. Җәйге Спартакиадада йөгерү, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, кул көрәше, канат тарту төрләре программага кертелгән иде. Гомумкоманда зачетында беренче урынны Саба гимназиясе алды һәм күчмә кубокны дүртенче  ел рәттән үзендә калдырды. Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты икенче, Эзмэ урта мэктэбе өченче урынга лаек булды. Ярышны ябу тантанасында “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” директоры Ахметвалиева А.Р. җиңүчеләргә грамота, акчалата бүләк һәм спорт җиһазлары алу мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырды. Иң яхшы нәтиҗәләргә ия булган мәгариф хезмәткәрләре Саба районы җыелмасы командасы составында җәйге Спартакиаданың республика этабында катнашачаклар. Аларга уңышлар телибез!

 

Просмотров: 545 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]