Главная » 2010 » Март » 24 » Мәктәп яны тәҗрибә участогы мөдирләренең семинары
15:52
Мәктәп яны тәҗрибә участогы мөдирләренең семинары
     24 март көнне Саба гимназиясе базасында  мәктәп яны тәҗрибә участогы мөдирләре өчен  семинар үткәрелде. Семинар планы буенча мәктәп яны тәҗрибә участокларында оештырыла торган күзәтү, тәҗрибәләр һәм фәнни тикшеренү эшләренең төрләре, участокның мөмкинлекләреннән рациональ файдалану, җитештерелгән продукцияне саклау, нәтиҗәле урнаштыру юллары, укучыларның тәҗрибә участогындагы эш реҗимы, техника куркынычсызлыгы таләпләре буенча чыгышлар тыңлап анализланды. Шайдуллин Равил Миннахметович теплицаларның эшчәнлеген иртә яздан җайга салу өчен бик экономияле эшли торган мини- печкалар,чәчү эшләрен кыска срокта башкарып чыгу өчен  көйләнгән механизмнарның  уңай якларын бәяләп үтте. Шулай ук гидропоника ысулы белән тәҗрибәчелек эшләре башкару планнары белән дә теләп уртаклашты . Безнең район шартларына яраклаштырылган яңа сортлар кулланып эшләүнең уңай нәтиҗәләре белән Шекше урта мәктәбенең тәҗрибә участогы мөдире Гарипова Алсу Рашитовна таныштырды. Семинар узган уку елының уңай нәтиҗәләре үрнәгендә быелгы уку елына бурычлар кую белән йомгакланды.
Просмотров: 1087 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]