Главная » 2017 » Январь » 31 » Мәктәп китапханәчеләренең район семинары.
16:15
Мәктәп китапханәчеләренең район семинары.

   

31 нче гыйнвар көнне сәләтле балалар мәктәбендә район мәктәп китапханәчеләре өчен “Гомер бирелгән яхшы эшләр кылырга” дип исемләнгән  семинар булып узды.

Семинарда беренче чара итеп,  Каримуллина Э.Р. тарафыннан уткәрелгән китапханә дәресе карап үтелде. Соңыннан язучы А.Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” әсәренә нигезләнеп эшләнгән квест-уен уздырылды.  Әлеге уенда укучылар гына тугел, китапханәчеләр дә бик кызыксынып катнашты. Семинар барышында Каримуллина Э.Р. “Печа-куча” дип аталган технология нигезендә эшләү, Абдуллина Г.Д.“Windowslive” киностудиясе ярдәмендә видеороликлар ясау буенча мастер-класслар күрсәтте.

         Семинар мәктәп китапханәчеләренең тугәрәк өстәл арты утырышы белән тәмамланды. Утырыш барышында карап утелгән чараларга анализ ясалды,  “Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы”  буенча фикер алышулар булды.

Просмотров: 562 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]