Главная » 2015 » Март » 15 » Мәктәп укучыларының шорт-трек ярышы
19:46
Мәктәп укучыларының шорт-трек ярышы

   

14 нче март көнне Лесхоз бистәсенең “Нарат” боз сараенда мәктәп укучыларының шорт-трек ярышы үткәрелде. Ярышта барлыгы 14 мәктәптән 6-8 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Кызлар арасында беренче урынны Рахимова (Саба гимназиясе), икенче урынны Котдусова (Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен ойрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты), өченче урынны Закарова (Тимершык урта мәктәбе) яулады. Малайлар арасында Гаврилов (Шәмәрдән лицее) бернече, Зиятдинов (Тимершык урта мәктәбе) икенче һәм Фәйзрахманов (Сабабаш төп мәктәбе) өченче урыннырны алдылар. Гомумкоманда  нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: Саба гимназиясе командасы беренче,Тимешык урта мәктәбе командасы икенче, Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми  белем мәктәп-интернаты командасы өченче. Җиңүчеләргә грмота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Просмотров: 571 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]