Главная » 2015 » Март » 25 » Мәктәп укучыларының волейбол ярышы
16:12
Мәктәп укучыларының волейбол ярышы

    

Мәктәп укучыларының язгы каникулларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, 25 нче март көнне Байлар Сабасында 5-7нче сыйныф укучыларының волейбол ярышы үткәрелде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Кызлар арасында беренче урынны  Мичән урта мәктәбе, икенче урынны Саба гимназиясе, өченче урынны Түбән Шытсу урта мәктәбе яулады. Егетләр арасында беренче Симет урта мәктәбе, икенче Мичән урта мәктәбе, өченче Сатыш урта мәктәпләре укучылары. Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.

Просмотров: 553 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]