Главная » 2017 » Февраль » 7 » “Мәктәпне бик сагынам...”
16:09
“Мәктәпне бик сагынам...”

  

Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык  вакыйгалар, чаралар бик күп була. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер ул. Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга бай булган кем дисезме? Әйе, әйе, студент, сез бер дә ялгышмыйсыз!

  Бу көннәрдә Саба гимназиясе бусагасыннан чыгып киткән укучыларны,  кире ачык йөзләре белән кунак итеп каршылады. Югары сыйныф укучыларының төрле уку йортларында белем һәм һөнәр үзләштерүче студентлар белән очраштылар. Әле кайчан гына мәктәптә укып йөри идек бит. Шушы сәхнәдә үстек, үзешчән сәнгатьтә актив катнаштык.

 Студентлар җыела башлады. Кисәк кенә сәхнәдәге проектор кушылды. Анда очрашуның алдагы елларында төшерелгән фотоларны күреп була иде. Кунакларның сөйләшүләрен әзрәк булса да тыңлап алсаң: “ Кара, кара, без бит бу!”; “ Ничәнче елда булды әле бу?”;“ Бар иде инде, яшь чаклар...” – дигән сүзләрне бик еш ишетеп була иде.

  Залда килеп чыккан шау-гөрне, алып баручыларның тыныч кына тавыш белән әйткән беренче сүзләре туктатты: “Хәерле кич”. Шушы сүзләрдән соң, сәхнәне югары сыйныф укучылары үз канатлары астына алдылар. Алар матур итеп җырлыйлар да, шаккатырлык итеп бииләр дә, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр дә укыйлар. Әфәриннәр, сезгә! Шушы тамашаны караган вакытта, рәтләр аша “Чыгарылыш студентлар исемлеге” китте. Бу дәфтәргә үзеңнең исемеңне, кайчан мәктәпне тәмамлаганыңны һәм имзаңны куярга кирәк иде.

 Менә бу очрашуда да студентларыбыз сәхнәгә менеп,  үзләренең уку йортлары, сайлаган һөнәрләре турында сөйләделәр. Шулар санында мине дә язып куйганнар бит. Иң беренче чыгыш ясаган студентыбыз, Азат Сафинга (КГЭУ), шушындый сорау бирделәр: “Беренче дәрескә 15 минут калды. Укытучы бик ачулы. Ә син йокыдан уянып кына киләсең. Синең алдагы гамәлләрең?” Ул бер дә уйламыйча, җитди карашы һәм тыныч кына тавыш белән җавап кайтарды : “Алга таба да йоклап калыр идем”. Бөтен зал шаркылдап көлеп җибәрде.

  Тавыш әзрәк тына башлагач, сәхнәгә соңгы арада бик танылып киткән, Зөлфия Шарафееваны чакырдылар. Күбегез белгәнчә, ул быел “ Мисс Татарстан” дәрәҗәсенә лаек булды. Зөлфиянең сөйләү дәверендә, без аның турыда бер-ничә факт белдек. Мәсәлән, 4-5 ел буе гимназиянең бусагасын атлап кергәне булмаган.  Мәктәпәтәге тамашачылар алдында, сөйләргә каушаганын да яшереп тормады: “ Мин президент белән күрешкәндә дә, бу хәтлек борчылмаган идем”, - дип  өстәп тә куйды. Тагын сәхнәгә менүчеләр санына  2014 елда студент тормышын башлаган – Айдар Бекбаев( ТИСБИ): “Быел, алла боерса, уку йортын тәмамлыйм”; 2015 елда мәктәп белән саубуллашкан – Әдилә Валиева   ( КФУ; Идарә итү, экономика һәм финанслар институты): “ Мәктәпне бик сагынам, чөнки минем бөтен дусларым монда”. Һәм беренче тапкыр студент тормышының тәмен белгән, беренче сессиясын ябып кайткан – Альмир Хабибуллин  (КФУ; Идарә итү, экономика һәм финанслар институты): “ Минем өчен мәктәптә уку авыррак иде”.

  Тыныч кына, бер кемгә дә бәйләнмичә калганнарны тыңлап утыра идем, кисәк кенә алып баручылар үзләре янына чакырып алдылар. “2015 елда тәмамлаган студентыбыз, Зөлфәт Галимовны сәхнәгә чакырабыз” -  дигән сүзләр, миңа хөкем карары кебек ишетелде. Мин шулай ук чыгып, журналистика дөньясында ничек йөзгәнне сөйләдем, укытучыларга зур рәхмәтләр укыдым.

    Шулай итеп, бәйрәмнең беренче өлешен тәмамлар өчен сүзне гимназиябез директоры Ханафиева Айгөл Шакирҗановнага бирелде. Ул югарырак сыйныф укучыларын актив булырга чакырды.

  Бер минутка да туктамыйча икенче өлешне дә башлап җибәрделәр. Сәхнәдә мәктәп укучылары һәм студентлар көч куештылар. Бу уенда һәр команда сорауларга җавап биреп баллар җыйдылар. Үзем дә уйнап карадым, бик кызыклы ярыш иде. Чынлап әйтәм. Шушы ярышларга нәтиҗә ясаганнан соң, ә җиңүчеләр, әлбәтта, студентлар командасы иде, яшьләр өчен бик яхшы дискотека оештырдылар. 

Просмотров: 446 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]