Главная » 2016 » Сентябрь » 1 » Мәскәүгә сәяхәт.
08:49
Мәскәүгә сәяхәт.

Тимершык урта мәктәбенең 20 укучысы 2 укытучы җитәкчелегендә 28 нче августтан 31 нче августка кадәр Мәскәү шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.

Дәүләтебез тарафыннан оештырылган "Моя Россия" проекты кысаларында "Золотое кольцо" дип исемләнгән һәм үз эченә Россия Федерациясенең берничә шәһәрен берләштергән әлеге экскурсия мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды. Укучылар Мәскәү, Ярославль, Переславль, Ростов Великий, Сергиев Посад кебек шәһәрләрнең бай эчтәлекле тарихы белән таныштылар. Бөек язучыларыбыз Н.В.Гоголь, Л.Н.Толстой, А.С.Пушкин, М.Булгаков музейларына сәяхәт кылдылар, шәһәрләрнең тарихи урыннарында булдылар. Әлеге сәяхәттән үзләренең рухи һәм мәдәни дөньяларын баетып кайттылар.

Туган илебезнең бай тарихын шушындый проектлар аша таныштырган өчен хөкүмәтебезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да мавыктыргыч экскурсияләр булыр дип көтеп калабыз.

 

Просмотров: 390 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]