Главная » 2011 » Декабрь » 23 » Мамадыш шәһәрендә Хуҗа Бәдигый исемендәге II республикакүләм фәнни-гамәли конференция
21:20
Мамадыш шәһәрендә Хуҗа Бәдигый исемендәге II республикакүләм фәнни-гамәли конференция
     20 нче декабрьдә Мамадыш шәһәрендә Хуҗа Бәдигый исемендәге II республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Бу конференциядә Шәмәрдән лицееннан да укытучылар һәм укучылар катнашты. 11 сыйныф укучысы Шөгаепова Алия 1нче урын (укытучысы- Мулласалихова Г.Г.), 10 сыйныф укучысы Гарифуллина Алсу 3 нче урын (укытучысы –Хәева Д.И.) яуладылар. Мамадышлылар килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алып, тәмле ризыклар белән сыйлап, хөрмәтләп озаттылар. Һәрбер килгән кеше бу конференциядән ел буена җитәрлек илһам алды. Мамадыш халкы - үзенең күренекле шәхесләренә хөрмәт белән караучылар. Конференциядә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Мусина Г.Ф., КФУ (педуниверситет) укытучылары килгән иде. Укытучылар һәм укучылар алдында чыгыш ясадылар һәм, соңыннан, укучыларның эшләрен бәяләп, үз сүзләрен әйттеләр. Хуҗа Бәдигый исеме безнең арабызга күптән түгел генә "кайтты”, аның исемендәге конференция дә әле икенче тапкыр гына үткәрелә. Шунлыктан, бу олы шәхес турында кыскача гына белешмә кирәктер дип уйлыйм. Гаепсезгә гаепләнгән шәхес культы корбаннары арасында тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигый да бар. Хуҗа Бәдигый 1887 елның 24 декабрендә Татарстанның Мамадыш районындагы Югары Берсут авылында, мулла гаиләсендә туган. 1889 елда, ягъни 12 яшендә ата-аналары аны Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсенә җибәрәләр. 1907 елны, татар һәм чуаш авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү өчен, Казанга венгр галиме, ориенталист Ю.Мессарат килә. Аңа шул халыкларның телләрен белгән ярдәмче кирәк була. Мәдрәсәнең укытучылары бу эшкә Хуҗа Бәдигыйне тәкъдим итәләр. Һәм, ул бик кызыксынып, шул галим җитәкчелегендә беренче башлап фәнни эшкә дә керешә. 1908 елда Х.Бәдигый "Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый һәм шунда укытучы итеп билгеләнә. Октябрь революциясенә кадәр шунда укыта. Мәдрәсәдә ул татар теле, татар әдәбияты, гарәп теле, математика, гомуми тарих, рус тарихы һәм география предметлары укыткан. Хуҗа ага Бәдигыйнең фәнни белгечлеге Октябрь революциясеннән соң, Совет чорында гына аныклана. Бу чорда инде ул филолог һәм фольклорист булып формалаша. 1926 елдан 1930 елга чаклы Х.Бәдигый Ленинградта була, Көнчыгыш институтында укый. 1928 елдан шуның тюркология факультетын, 1930 елда исә аспирантурасын тәмамлап чыга. Шул ук елларда Герцен исемендәге педагогия институтында тел укыту методикасы курсын да тыңлап үтә. 1930 елда Казанга кайта һәм Казан дәүләт пединституты татар теле кафедрасының укытучысы итеп билгеләнә. Гомеренең азагына кадәр, ягъни 1940 елга чаклы, ул шунда эшли. Аның фәнни белгечлеге дә шунда формалаша: ул хәзерге татар теле белән татар фольклоры курсларын укыта һәм шуларның зур белгече булып таныла. Башта аңа доцент, соңгы елларда профессор исеме бирелә. Үзенең шул укыту эшләре рәтендә Х.Бәдигый каләм хезмәте һәм фәнни эшләр белән дә өзлексез шөгыльләнә.
Просмотров: 858 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]