Главная » 2013 » Сентябрь » 24 » “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы дәвам итә
16:09
“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы дәвам итә
   

Мәктәпләрдә 16нчы сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр үткәреләчәк "Наркотикларсыз тормыш” айлыгының максаты булып, укучыларда психоактив матдәләр куллану һәм таратуны кисәтү,  аңа карата тискәре караш тәрбияләү, наркотикларга бәйлелек барлыкка килүне кисәтү, үз-үзеңне тота белү, үз тәртибеңне үзең көйләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләрен үстерү; гаилә һәм әйләнә-тирә мохит тәрбиясе тирәлегендә яшүсмернең шәхесара мөнәсәбәтләрен җайга салуда ярдәм итү тора.

Айлык алдыннан мәктәпләрдә укытучылар, методик берләшмәләр катнашында утырыш булып узды. Биредә "Наркотикларсыз тормыш” айлыгын үткәрү планы каралды һәм расланды, укытучыларга әлеге айлык кысаларында үткәреләчәк чаралар турында хәбәр ителде, аларның планнары белән танышылды. Шулай ук тәрбия сәгатьләре үткәрү өчен темалар тәкъдим ителде.

Приказ нигезендә мәктәпләрдә "Аноним мөрәҗәгатьләр өчен” йозаклы тартма булдырылды һәм аңа җаваплы итеп тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары беркетелде. Аны көндә ачып карап, хатларның булу-булмавы турында махсус журналга язып барыла. Шулай ук мәктәпләрдә наркотикларның зарары, укучыларны кисәтү буенча стенд куелды.

Әлеге айлык кысаларында үткәрелгән чараларның иң мөһиме булып балигъ булмаган балалар белән эшләү комитеты инспекторы Илфат Таһирович Зәкиев, участок вәкаләтлеләре, сәламәтлек сагында торучылар, прокуратура хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән линейкалар, җыеннар тора.

Көн кадагында торган  әлеге проблема өстендә мәктәпләрдә эш айлык вакында гына түгел,  ә уку елы дәвамында да алып барыла

Просмотров: 707 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]