Главная » 2011 » Декабрь » 23 » “Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай”
11:23
“Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай”
2011 елның 16 нчы декабренда Арчаның мәдәният йортында "Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай” исеме астында Габдулла Тукай елын йомгаклауга багышланган иҗат фестивале узды. Залда республиканың төрле районнарыннан килгән укытучылар, укучылар, төрле матбугат чараларыннан килгән журналистлар , мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр һ.б. катнашты. Бу фестивальдә Саба районы укучылары да бар иде. Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулласалихова Г.Г. Мәгариф һәм фән министрлыгының, "Мәгариф” журналының дипломы белән бүләкләнде. Укучыларыбыз Мәгариф һәм фән министрлыгының, "Мәгърифәт” газеталарының дипломнары белән бүләкләнделәр. Югары Симет мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шәфигуллина Г. "Тукай - журналист” номинациясендә I дәрәҗәдәге (укытучысы-Шәфигуллина Ә.Х.), Шәмәрдән лицееның 8 сыйныф укучысы Фәхретдинова Г. (укытучысы – Мулласалихова Г.Г) "Тукай – яраткан шагыйребез. Тукай әкиятләре яхшылыкка, матурлыкка өнди” номинациясендә II дәрәҗәдәге, 10 сыйныф укучысы Идрисова А. (укытучысы – Сабирова Р.А.) "Тукай – тәрҗемәче” номинациясендә II дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. "Бәйрәмнең икенче өлеше Кушлавыч авылында дәвам итте. Монда да мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, музей хезмәткәрләре искиткеч күңелле программа әзерләгәннәр иде. Тукаевларның музей-йорты комплексы яныннан урман башлана. Урманнан чыккан Шүрәлене дә, себеркесенә утыртып, балаларны әкият дөньясына алып киткән убырлы карчыкны да, кәҗә белән сарыкны да күрдек, хәер, барысын да санап бетерү мөмкин дә түгел. Кыш бабай белән Кар кызы төрле уеннар оештырып, балаларга бүләкләр өләштеләр. Фестивальгә килгән укучылар Яңа ел күчтәнәчләреннән авыз иттеләр дә инде. Музейда алган тәэсирләр дә тиз генә онытылмас. Шагыйрь биографиясенә кагылышлы шактый яңа мәгълүматлар белән таныштык. Кушлавычтан киткәндә, нигәдер, күңелне моңсулык биләде. Туган авылында бөек Тукайның рухы яшидер, мөгаен.Фестиваль барышында язучыбыз Галимҗан Гыйльманов: "Тукай елы төгәлләнмәде, ул әле башлана гына, Тукай һәммәбезнең йөрәк түрендә булырга тиеш”, дигән сүзләр әйтте. Безгә бу фикер белән килешергә генә кала” дип, фестивальда алган тәэсир-фикерләре белән уртаклашты Гөлсира Госмановна Мулласалихова.
Просмотров: 702 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]