Главная » 2011 » Март » 29 » «Минем укучым – минем горурлыгым» бәйгесе.
16:11
«Минем укучым – минем горурлыгым» бәйгесе.
    29 мартта район балалар иҗат үзәгендә 3-4 сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары өчен "Минем укучым – минем горурлыгым” бәйгесе булып узды. Конкурсның финал өлешенә барлык II турда катнашкан укучылар да чакырылды. Аларның эшләре Саба районы мәгариф бүлегенең рәхмәт хатлары белән бәяләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Финалга чыккан 14 укучы үзләренең проект эшләрен яклап чыгыш ясадылар.
Жюри бәйгегә нәтиҗә ясады:
Бәйгенең абсолют җиңүчесе - Явлаштау урта мәктәбенең 3сыйныф укучысы Галиев Рәнис (Укытучысы – Хазиева Рәмзия Хамитовна).
  Һәр финалист район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Афәрин! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Укуларында уңышлар телибез!
Просмотров: 667 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]