Главная » 2012 » Март » 29 » «Минем укучым – минем горурлыгым» бәйгесе
16:46
«Минем укучым – минем горурлыгым» бәйгесе
Район мәгариф бүлеге һәм Мәгълүмати-методик үзәк планы нигезендә башлангыч сыйныфларда ук иң белемле, иҗади укучыларны ачыклау йөзеннән «Минем укучым – минем горурлыгым» бәйгесен үткәрү инде традициягә әйләнеп китте. Аның I туры , 1 февральдән 29 февральгә кадәр, барлык мәктәпләрдә үтте. I этапта җиңгән укучыларның эшләре II район турына тәкъдим ителде. Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез. 20 апрельдә узачак бәйгенең йомгаклау турында зур уңышлар телибез! Конкурсның йомгаклау турында финалга чыккан 10 укучы катнашачак. Бәйгедә катнашкан һәр укучыга Саба муниципаль районы мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты, Саба гимназиясенең 4В сыйныфы укучысы Гасимуллина Илсинәгә иң үзенчәлекле портфолио өчен Саба муниципаль районы мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы тапшырыла ( укытучысы Загидуллина Энҗе Рафиковна).
Просмотров: 552 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]