Главная » 2010 » Март » 24 » «Минем укучым – минем горурлыгым» бэйгесе
10:46
«Минем укучым – минем горурлыгым» бэйгесе
     Район мэгариф булеге һэм мэгълумати-методик узэк планы нигезендэ башлангыч сыйныфларда ук ин белемле, ижади, эзлэнучэн укучыларны ачыклау йозеннэн «Минем укучым – минем горурлыгым» бэйгесен уткэру инде традициягэ эйлэнеп китте. Анын I туры  15 февральдэн 27 февральгэ кадэр мэгариф учреждениелэрендэ утте. Икшермэ урта мэктэбеннэн кала барлык мэктэплэр дэ район турына уз укучыларынын кандидатурасын тэкъдим итте.
 

Мәктәп исеме

Укучының И.Ф. - класс

Укытучының И.Ф.О.

1

Югары Симет урта мәктәбе

Шайдуллина Голнар – 3кл.

Маннанова Нэсимэ Ринатовна

2

Явлаштау урта мәктәбе

Яруллина Айсинэ–3 кл.

Шакирова Марсилэ Мазитовна

3

Урта Нырты башлангыч мәктәбе

Шакирова Лэйсэн– 3кл.

Сэфэргалиева Фирдания Миннемулловна

4

Иштуган урта мэктэбе

Габдуллова Лилия– 4кл.

Хузина Венера Исхаковна

5

Килдебәк урта мәктәбе

Вафина Динэ– 3кл.

Эхмэтшина Равия Миннемохэммэтовна

6

Корсабаш урта мәктәбе

Нагимова Милэушэ– 4кл.

Хайруллина Голфия Гаптелисламовна

7

Лесхоз урта мәктәбе

Рамиль Рашатович– 4кл.

Насырова Зульфия Мингаяновна

8

Мичән урта мәктәбе

Низамова Лилия– 4кл.

Давлитова Рэмзия Вакыйфовна

9

Саба №2 урта мәктәбе

Давлетшина Зэринэ– 3кл.

Юсупова Элфия Жэудатовна

10

Саба гимназиясе

Салихова Динэ– 4кл. Гаптерахманова Камилэ– 3Бкл.

Хисамова Гульнар Назиповна Ибрагимова Нурфия Фасхутдиновна

11

Сатыш урта мәктәбе

Исмэгыйлова Рания – 4кл.

Габдрахманова Элфия Наилевна

12

Тимершык урта мәктәбе

Нуриева Лэйсэния – 3кл.

Галимова Голчэчэк Хуснулловна

13

Шәмәрдән лицее

Закирова Милэушэ – 3Гкл. Вафина Зилия– 4Вкл.

Каримуллина Валентина Эрнстовна Назмутдинова Энже Рафиковна

14

Шекше урта мәктәбе

Зиннатова Эдилэ– 4кл.

Мирасова Люция Тимергазимовна

15

Олы Арташ төп мәктәбе

Хужина Милэушэ – 4кл.

Валиева Энже Махмутовна

16

К. Мишә төп мәктәбе

Гаттарова Инзилэ– 4кл.

Гатиятуллина Чулпан Фаизовна

17

Тобэк башлангыч мэктэбе

Ибушев Эльвир–4 кл.

Шайхеразиева Физалия Вакифовна

18

Пукэл башлангыч мэктэбе

Рамазанов Алмаз– 4кл.

Рамазанова Эльмира Хэмитовна

19

Олы Шынар урта мэктэбе

Богманова Резидэ– 4кл.

Газизова Рушания Хатиповна

20

Сабабаш топ мэктэбе

Хасбиева Дилэ– 4кл.

Хосэенова Гузалия Гомэровна

21

Тубэн Шытсу урта мәктәбе

Якупов Айзат– 4кл.

Якупова Резеда Сабирзяновна

22

Юлбат урта мэктэбе

Фэтхриев Ринат– 4кл.

Эмирова Голусэ Рифкатовна

 
Укучыларнын портфолио эшлэрен тикшергэндэ топ басым проект эшлэренэ ясалды. Проект эшлэре булмаган, яки анын урынына реферат куелган, я булмаса каяндыр алынган эзер проект эшлэре, шул ук вакытта проект эшлэрен эшлэгэндэ булырга тиешле ботен талэплэр дэ утэлмэгэн эшлэр дэ кузэтелде. Чыннан да укучы узе эзлэнеп, проектнын ботен талэплэренэ туры китереп эшлэнгэн эшлэр финалга чыкты. Менэ алар:
1. Сатыш урта мәктәбеннэн Исмэгыйлова Рания, 4 сыйныф (Габдрахманова Элфия Наилевна).
2. Шекше урта мәктәбеннэн Зиннатова Эдилэ, 4 сыйныф (Мирасова Люция Тимергазимовна).
3. Шәмәрдән лицееннан Закирова Милэушэ, 3Г сыйныфы (Каримуллина Валентина Эрнстовна).
4. Шәмәрдән лицееннан Вафина Зилия, 4В сыйныфы (Назмутдинова Энже Рафиковна).
5. Тобэк башлангыч мэктэбе Ибушев Эльвир, 4 сыйныф (Шайхеразиева Физалия Вакифовна).
6. Саба гимназиясеннэн Гаптерахманова Камилэ,3Б сыйныфы (Ибрагимова Нурфия Фасхутдиновна).
7. Тимершык урта мәктәбеннэн Нуриева Лэйсэния, 3сыйныф (Галимова Голчэчэк Хуснулловна).
8. Корсабаш урта мәктәбеннэн Нагимова Милэушэ, 4сыйныф (Хайруллина Голфия Гаптелисламовна).
 9. Кызыл Мишә төп мәктәбеннэн Гаттарова Инзилэ, 4сыйныф (Гатиятуллина Чулпан Фаизовна).
      Жинучелэрне чын кунелдэн тэбрик итэбез. 20 апрельдэ узачак бэйгенен йомгаклау турында зур унышлар телибез!
Просмотров: 2459 | Добавил: admin | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 6
6 admin  
1
“Минем укучым – минем горурлыгым” бәйгесе дәвам итү сәбәпле, финалга үтүче укучыларның проект эшләре сайтта урнаштырылмый. 20 апрельдә финалда катнашучы укучыларның проект эшләре белән танышу мөмкинлеге барлык укытучыларга да һәм бу бәйгегә кызыксыну уянган кешеләргә дә тудырылачак. Башлангыч сыйныф укучылары белән киләчәктә проект эшләре алып барырга теләүче укытучыларны да финал ярышларына чакырабыз.

5 БулатШакир  
0
Ә инде зур конкурслар үткәргәндә, иң яхшысы бәйсез жюри белән эшләү, ягъни мәсәлән берәр конкурс үткәргәндә , әйтик күрше Теләче районы мәгариф хезмәткәрләрен чакыру. Нәтиҗә 80-90% дөрес булачак. Анда да әле таныш белешлекне тулысынча искәртеп булмый. Һәм бу бик үк мөмкин дә түгелдер инде. Юл расходлары, үзара мөнәсәбәтләр һ.б. Нишлисең бит кеше шулай яратылган рус әйтмешли, "Своя рубашка ближе к телу". Кабатлап әйтәм гомумән алганда, мин бу конкурс гаделсездер дип әйтә алмыйм. Тик 44,4 % та ни турындадыр сөйлидер. Җитәр инде гел мин булмам. Әллә нинди мәсьәләләр күтәрсәң дә укытучы халкы эндәшмәс инде ул. Чөнки аны кәгазь боткасына батырдылар, авызын яптылар, баланың белеме түгел, ә кәгазьләрең тәртип булу кирәк бит. Миңа түзеп, язмаларны укып чыкканыгыз өчен рәхмәт. Администратор иптәш, әлеге хәбәрләрне бетереп атсагыз рәхмәтле булыр идем. Бөтен районга бер кешенең генә язмасы булу, кызык һәм кызганыч.

4 БулатШакир  
0
Һәм әлеге конкурска карата соңгы сүз. Нинди дә булса каршылыклы фикер әйтүче барлыкка килгән икән, бу әле без барысын да дөрес эшләмәгәнбез икән яки бөтен көчне җыеп ул кешене гаепләргә тотынырга кирәк дигән сүз түгел. Ә матур һәм итагатьле итеп җавап бирергә генә кирәк. Ни өчен әле кеше үз фикерен белдермәскә тиеш ди. Гаеп һәркемдә булырга мөмкин, аларны булдырмас өчен кирәк тә инде ул әлеге дә баягы оппозиция. Әгәр мин язган фикерләрдә тамчы да хаклык юк икән, сүзләремне кире алам. Сайт шуның өчен төзелгәндер дип уйлый идем, шуның өчен анда фикер өстәү функциясе бар. Миңа шунысы да аңлашылып бетми, районда булган ничә укытучының монда әйтер сүзе юк микәнни соң?Һич югы конкурста катнашкан 22 укучының җитәкчеләре дә яза аладыр иде бит.

3 БулатШакир  
0
Аннары түбәндәге иптәшләрнең эшләре бигрәк тә кызыксындыра иде.
1)Кызыл Мишә төп мәктәбеннэн Гаттарова Инзилэ, 4сыйныф (Гатиятуллина Чулпан Фаизовна), жюрида Хафизова Г. Р. - учитель начальных классов,рук. ШМО К.Мешинской оош
2) Шекше урта мәктәбеннэн Зиннатова Эдилэ, 4 сыйныф (Мирасова Люция Тимергазимовна). Әдилә белән жюридагы Зиннатова Э.Ш.– учитель начальных классов,Шикшинской сош. нинди җепләр бәйли? Әгәр үз кеше икән, бу дөресме?
3)Шәмәрдән лицееннан Закирова Милэушэ, 3Г сыйныфы (Каримуллина Валентина Эрнстовна).
Шәмәрдән лицееннан Вафина Зилия, 4В сыйныфы (Назмутдинова Энже Рафиковна) жюри Хабибуллина Г. Г. – учитель начальных классов, рук. ШМО Шеморданского лицея

4) Саба гимназиясеннэн Гаптерахманова Камилэ,3Б сыйныфы (Ибрагимова Нурфия Фасхутдиновна) жюри .Ахтямзянова И.Х.– учитель начальных классов, рук. ШМО Сабинской гимназии
Җиңүче эшләрнең 44,4 % ында, "үз кеше" роль уйнамаганмы? Кызык, ә калган жюри членнарының тэсир итү көче кимрәк микәнни? Әллә алар объективракмы? Әлеге мәсьәләдә ачыклык кертүегезне үтенәм. Һәм аппеляция бирү каралганмы?Каралса, нинди тәртиптә бирелергә тиеш?: Претензияләрне булдырмау өчен мөмкин кадәр әлеге эшләрне чагылдырсагыз иде.

2 БулатШакир  
0
Җиңүчеләрне мин дә тәбрик итәм. Тик миңа калса, башлангыч сыйныфларда проект эшенә минимум таләпләр куела һәм аны җиңүчеләрне билгеләгәндә төп критерий итеп алу дөрес түгел. Минемчә, проект эшләрен тикшергәндә яшь үзенчәлекләре искә алынмаган булса кирәк, ягъни укытучы эше куелган түгелме икән дигән шигем бар.Фәнни хезмәт дәрәҗәсендә проект эше эшләү башлангыч сыйныф укучысы өчен физик яктан да, химик яктан да, биологик яктан да мөмкин түгел. Һәм бер үтенечне искә алсагыз иде. Җиңүчеләрнең проект эшләрен сайтта урнаштырмассызмы икән?! Хаталар өстендә эшләргә дә, кемнәргә тигезләнергә икәнен чамаларга да кирәк бит.

1 Узып барышлый, балалаларыгызнын талантына шаккаткан кеше!  
0
Чыннан да укучы узе эзлэнеп, проектнын ботен талэплэренэ туры китереп эшлэнгэн эшлэр финалга чыкты.
Экият сойлэмэгез инде, чыннан да укытучы эзлэнеп, авторлыкны укучыга булэк итеп эшлэнгэн эшлэр диегез!!! Нэрсэ Сабада башлангыч сыйныф укучылары ук гений мэллэ. Тогда тилмертмэгэз аларны. Давай сразу институтка!!!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]