Главная »
2012 »
Октябрь »
19 » Мини-футбол буенча зона ярышлары
13:42 Мини-футбол буенча зона ярышлары |
Саба районында 15-18 нче октябрь көннәрендә мини-футбол буенча зона ярышлары уздырылды. Ярышта районыбызның барлык 23 мәктәбе катнашты. Алдагы этапка узу өчен кызлар һәм егетләр командалары матур уен күрсәтү белән беррәттән, кискен көрәш алып бардылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Шәмәрдән зонасыннан Шәмәрдәннең кызлар һәм егетләр командасы, Шыңар зонасыннан Симетнең кызлар, Мичәннең егетләр командасы, Саба зонасыннан Саба кадет-интернат мәктәбенең кызлар, гимназиянең егетләр командасы, Кибәче зонасыннан Икшермәнең кызлар, Кибәче мәктәбенең егетләр командасы алдагы этапка үттеләр. Финал ярышлары Лесхозда 20 октябрь көнне уздырылачак. Барлык командаларга уңышлар теләп калабыз! |
Просмотров: 475 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]