Главная » 2010 » Сентябрь » 22 » “Парламент дәресләре”
11:16
“Парламент дәресләре”



     9-11 нче сыйныф укучылары булачак сайлаучылар. Шуңа әзерлек максатыннан, ел саен мәктәпләрдә "Парламент дәресләре” үткәрелеп килә. Быел бу дәресләр 15 сентябрьдән 22 нче сентябрь аралыгында үтте. Районыбызның җәмгыять белеме  укытучылары бу эшкә  җаваплы карый. Инде икенче ел рәттән укучылар белән очрашуга госсоветның "Бердәм Россия” әгъзасы Глушков Г.Н. килде. Быелгы очрашу халык санын исәпкә алу, җирле үзидарә органнарына сайлау алдыннан булганлыктан, сүз шулар турында барды. Булачак депутат нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге ачыкланды. Укучылар белән ике арада җанлы әңгәмәләр  оештырылды. Әлеге дәресләрдә катнашкан укучылар һәм укытучылар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алдылар.
Просмотров: 672 | Добавил: admin | Рейтинг: 2.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]