Главная » 2017 » Сентябрь » 8 » Педагог- психолог, логопед һәм социаль - педагогларның район методик берләшмәсе утырышы
13:49
Педагог- психолог, логопед һәм социаль - педагогларның район методик берләшмәсе утырышы

 Агымдагы елның 7 нче сентябрендә психологик үзәктә педагог-психолог,  логопед һәм социаль - педагогларның беренче Район методик берләшмә утырышы булып узды. Утырышны район мәгариф бүлеге методисты А.И. Гимадиева ачып җибәрде,   үткән уку елына нәтиҗә ясады, бәя бирде. Шулай ук утырышта психологик үзәк логопеды М.Р.Халимова “Логопед эшендә компьютер технологияләре куллану”, ”Бәләкәч” балалар бакчасы  педагог – психологы Гайнуллина З.Р. “Балалар бакчасында адаптация чоры үткәндә баланың индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу”  дип аталган чыгышлары аша үзләренең эш алымнары белән уртаклашты. Утырышны алга таба дәвам итеп, психологик үзәк җитәкчесе А.И. Ногуманова 2017-2018 нче уку елы өчен планнар белән таныштырды, яңа килгән хезмәткәрләргә тәҗрибәле киңәшләр бирде.

Просмотров: 429 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]