Главная » 2017 » Декабрь » 26 » Президент чыршысы
15:05
Президент чыршысы

    

25 нче декабрь көнне Казанның "Татнефть-арена” боз сараенда Президент чыршысы үтте. Бәйрәмдә безнең районнан 33 укучыдан торган делегация катнашты. Алар арасында фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдәге укучылар бар.
Әкият-тамашалар балаларның күңеленә хуш килде, әкият тәмамлангач, балаларны котларга дип, сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. “Бүген Республика чыршысына бөтен Татарстаннан киләчәгебез, өметебез, иң яхшылар, иң сәләтлеләр, спортка гашыйк балалар җыелган”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов искиткеч күркәм бәйрәм шаһитләренә. Президент Татарстанның киләчәктә дә чәчәк атачагында һәм лидер булачагында шушы сәләтле балаларның өлеше зур булачагына өмет белдерде.

Просмотров: 390 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]