Главная » 2015 » Март » 4 » Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!
10:51
Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!

Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!

3 март көнне Сәләтле балалар мәктәбендә тыл ветераннарына “Җиңүнең  70 еллыгы” медальләрен тапшыру тантанасы булды.  Ветераннарны район Башкарма комитет җитәкчесе Гасимов Равил Мубаракович, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Хасанов Равил Мубаракович, район ветераннар комитеты председателе Гафиятуллин Әнвә Нургатович, Саба шәһәр җирлеге ветераннар советы председателе Шамсутдинова Фәния Арслановналар тәбрикләде. Медальләрне тапшыру хокукына 2014 – 2015 нче уку елында фән бәйгеләрендә республика күләмендә җиңү яулаган 15 укучы лаек булды. Ветераннар хөрмәтенә Сәләтле балалар мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән “Рәхмәт, сезгә, Ветераннар!” концерт программасы тәкъдим ителде.  Бәйрәм тантанасы чәй табыны артында дәвам итте.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар. 

Просмотров: 595 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]