Главная » 2014 » Февраль » 28 » Район балалар думасы активистлары өчен Бал кичәсе
08:42
Район балалар думасы активистлары өчен Бал кичәсе

27 нче февраль Район балалар думасы активистлары өчен Бал кичәсе булып узды. Һәр кызның бал күлмәкләреннән, егетләрнең костюм-чалбардан, һәммәсенең дә маскадан булулары XIX гасыр рухын хәтерләткән Бал бәйрәмендә районыбызның һәр мәктәбеннән активистлар катнашты. Укучылар килгән кунакларга үзләренең бал биюләрен һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Әлеге Бал, Район балалар думасының туган көненә багышланып уздырылды. Бәйрәмдә спикер сайлау өлеше дә урын алды, әлеге вазифага күп санлы укучылар тавышы белән Сәләтле балалар мәктәбеннән Газизова Гөлнәзирә сайланылды. Спикерлар чыгышыннан соң бал янә күңелле төс алып, җыр белән  дәвам итте. Һәр укучының күтәренке,көр күңелләре елмаю аша йөзләрендә чагылыш тапты. Дума укучылары өчен оештырылган конкурсларга йомгак ясалды, грамота бүләкләр тапшырылды. Бал кичәсе бию белән тәмамланды.
Просмотров: 547 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]