Главная » 2012 » Январь » 7 » Район Балалар Думасының V сессиясе
12:01
Район Балалар Думасының V сессиясе
6нчы январь көнне Район Балалар Иҗат үзәге тарафыннан Район Балалар Думасының V сессиясе үткәрелде. Берничә ел рәттән традиция буларак, шушы датада Район Балалар Думасына сайлаулар үтә, комитет җитәкчеләре вазифаларына кандидатлар карала. Әлеге җитди чарада районыбыз мәктәпләренең иң актив укучылары, алар белән эшләүче оештыручылар, алдагы елларда спикер һәм комитет җитәкчеләре вазифаларын башкарган, бүгенге көндә студент булган активлар катнашты. Кунак буларак, мәгълүмати методик үзәк методисты Хәсәнова Алсу Әдһәм кызы, район Спорт һәм Яшьләр эшләре бүлеге белгече Нигъмәтҗанова Энҗе Зөфәр кызы чакырылган иде. Беренче көн тәртибе буенча, Район Балалар Думасы спикеры Габделманова Ләйсән 2011нче ел эшчәнлегенә анализ ясады. Үз урынына спикер вазифасына – Саба кадет мәктәбеннән Газизова Илзирәне тәкъдим итте, әлеге кандидатура бертавыштан кабул ителде, вице – спикер вазифасына – Саба гимназиясеннән Юсупова Айсылу сайланды. Сессиянең икенче көн тәртибе эшлекле рәвештә депутатлар сайлауга багышланды. Шулай ук актив эшчәнлекләре өчен, күп кенә Район Балалар Думасы әгъзалары грамота, акчалата премия һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Әлеге бүләкләрне Район балалар иҗат үзәге һәм даими хезмәттәшлек итүче район Спорт һәм Яшьләр эшләре бүлеге тапшырды. Менә алар районыбызның иң актив укучылары:
Габделманова Ләйсән – Саба гимназиясе,
Шиһабетдинова Гөлназ – Лесхоз урта мәктәбе,
Хабибирахманова Алинә – Саба гимназиясе,
Әхмәтгалиева Алинә – Саба гимназиясе,
Дәүлиев Илфар - Саба гимназиясе,
Карпов Максим - Саба гимназиясе,
Газизова Илзирә – Саба кадет мәктәбе.
"Яңа ел котлавы” дип аталган презентацияләр конкурсына да йомгак ясалды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1. Шекше урта мәктәбе, 2. Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән лицее, 3. Түбән Шытсу урта мәктәбе, Саба кадет мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе. Сессиянең икенче өлеше Яңа ел программасы нигезендә оештырылган иде. "Кыш бабайлар парады”, "Кар кызлары парады”, "Драконнар”, "Флеш – моб”- бию конкурсы һәм башка бик күп мавыктыргыч конкурсларда думачылар актив катнаштылар. Гомумән, районыбызның төрле мәктәпләре укучылары катнашында узган әлеге чара аларны актив яшәү рәвешенә тарту, киләчәктә үзфикерле, ышанычлы адым белән атлаучы, теләсә нинди очракта да юл таба алучы, максатчан, көчле рухлы шәхесләр итеп тәрбияләүне күздә тотып үткәрелә.
Просмотров: 571 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]