Главная » 2010 » Август » 25 » Район педагогларының традицион август киңәшмәсе
16:25
Район педагогларының традицион август киңәшмәсе

  25 август көнне мәдәният йортында район педагогларының традицион август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә Саба муниципаль район башлыгы Р.Н.Минниханов, Башкарма комитеты җитәкчесе Т.Г.Шәрәфиев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль итү Департаменты җитәкчесе Л.Н.Нугуманова, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен, профессиональ белемен күтәрү институты директоры Т.Б.Харисов та катнашты. Конференциядә катнашучыларны сәнгать мәктәбе укучылары, спорт мәктәбендә, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар каршы алды. Укытучыларның кул эшләреннән эшләнгән, мәктәп коллективлары тарафыннан  әзерләгән күргәзмәгә дә югары бәя бирелде. Киңәшмә эшенең көн тәртибе буенча узган 2009-2010 уку елы нәтиҗәләре һәм 2010-2011 уку елында мәгариф хезмәткәрләре каршында торган төп бурычлар турында мәгариф бүлеге начальнигы И.Ф.Шакировның доклады тыңланды. Доклад буенча фикер алышуларда катнашучыларның үз фикерләре эзлекле итеп җиткерелде. Киңәшмәнең икенче өлешендә ветеран укытучыларны лаеклы ялга озату, яшь белгечләрне район укытучылары сафына кабул итү, яңа өйләнешкән яшь парны тәбрикләү тантаналары оештырылды. Район башлыгы Р.Н.Минниханов һәркайсын тәбрикләп үзенең теләкләрен җиткерде. Киңәшмәдә шулай ук хезмәт алдынгылары бүләкләнде, мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге буенча  ярыш нәтиҗәләренә йомгакланды.  


Просмотров: 930 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.7/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]