Главная » 2017 » Октябрь » 5 » Районда Укытучылар көне тантанасы
15:24
Районда Укытучылар көне тантанасы

   

5нче октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гасимов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Тантананы укучыларның матур чыгышлары ямьләндерде.

      Кичәнең икенче өлешендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасы укытучыларыбызга зур бүләк булды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Просмотров: 551 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]