Главная » 2017 » Май » 31 » Районыбызда 19 мәктәп яны лагере һәм 12 ял һәм хезмәт лагере эшләячәк.
13:45
Районыбызда 19 мәктәп яны лагере һәм 12 ял һәм хезмәт лагере эшләячәк.

 

Елның елында балаларның җәйге ялын оештыруга хөкүмәтебез һәм районыбыз җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. 1 июньнән 750 балага исәпләнгән көндезге мәктәп яны һәм 150 яшүсмергә исәпләнгән хезмәт һәм ял мәктәп яны лагерьлары (барлыгы 31 лагерь)  эшли башлый.  Авыр тормыш хәлендә калган, ятим балаларның, яшүсмерләрнең ялын тәэмин итүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Мәктәп яны лагерьлары төрле: экологик-биология, сәнгать-эстетика, хәрби-патриотик юнәлешләр буенча эшләячәкләр. Төрле спорт ярышлары, экскурсияләр, башка чаралар оештыру да эш планнарына кертелгән.

      Район лагере “Кояшкай”да мәгариф идарәсе линиясе буенча ике сменада 140 бала ял итәчәк. Беренче атна 1 июньдә ачыла һәм анда сәләтле балалар мәктәбе укучылары инглиз теле буенча белемнәрен ныгытачак. Икенче, өченче  атнада төрле мәктәпләрдән тупланган балалар техник иҗат серләренә төшенәчәкләр. “Кояшкай”да 2нче смена елдагыча “Сәләт” булыр дип көтелә.

     Җәйге ял чорында 14 яше тулган  678 укучы районның  бюджет оешмаларына, фермер хуҗалыкларга һәм башка оешмаларга эшкә урнаштырылачак. Укучыларның эшләве гаиләләргә өстәмә матди ярдәм булачак.

    Лагерь буенча өстәмә мәгълүматны сылтама буенча табарга мөмкин.

Просмотров: 665 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]